Казанда информатика буенча Халыкара олимпиада уза

2016 елның 24 июле, якшәмбе

12-19 августта Казан информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада рухы белән яшәргә җыена.

Белемлеләрне ачыклау көрәшен РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Россия һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыклары, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Казан федераль университеты оештыра.

Олимпиаданың беренчесе 1989 елда Болгариядә уздырылган. Шуннан бирле аны ел саен үткәреп киләләр. Ә Россиядә әлеге чараның моңа кадәр уздырылганы булмаган.

Олимпиадада 88 илнең 300дән артык мәктәп укучысы көч сынашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International