“Авыл укытучысы – 2016” конкурсының I турына йомгак ясалды. Бәйгегә юлланган хезмәтләр арасыннан авыл мәктәбе шартларында балаларга белем һәм тәрбия бирүдә килеп туган мөһим бер проблема ачык чагылдырылган һәм, шәхси тәҗрибәгә нигезләнеп, әлеге проблеманы чишүнең нәтиҗәле юлы тәкъдим ителгән 30 эш сайлап алынды, һәм аларның авторлары “Авыл укытучысы – 2016” конкурсының II этабында катнашу хокукына ия булды.
Менә алар (исемлек алфавит тәртибендә бирелә):
Нигезләмә буенча, II этап 2016 елның 1 нче августыннан 31 нче августына кадәр дәвам итә. Конкурсның II этабы катнашучыларның педагогик һәм методик осталыгын ачыклау максатыннан уздырыла. Анда I этапта җиңгән (югарыдагы исемлектә күрсәтелгән) 30 педагог катнаша. Алар, үзләре укыткан предмет буенча бер теманы сайлап алып, “Мәгариф” журналының 2016 елгы март санында, 19–21 нче битләрдә басылып чыккан (авторы Г.Мөхәрләмова) мәкалә нигезендә дәреснең оештыру-мотивлаштыру этабын технологик картага язып җибәрергә тиеш. Технологик картада укытучы һәм укучы эшчәнлеген (сорауларны һәм көтелгән җавапларны), универсаль уку гамәлләрен тулаем тасвирлау таләп ителә.
II этап кысаларында җибәрелгән эшләргә таләпләр «Мәгариф» журналы редакциясенең мәкалә авторларына таләпләр белән тәңгәл (http://magarif-uku.ru/rules/).
II этапка килгән эшләрне бәяләүгә “Мәгариф” журналы редколлегиясе әгъзалары һәм мәгариф өлкәсе белгечләре җәлеп ителә.
Жюри тарафыннан иң югары бәя алган 10 эшнең авторы “Мәгариф” журналының 9 нчы санында игълан ителәчәк һәм III этапка – мастер-класслар ярышына чакырылачак.