Казанда 2016 елда БДИ нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе узды

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

2016 елның 22 июлендә Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе узды. Утырышта 2016 елда үткәрелгән дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар. Коллегиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль районнар мәгариф идарәләре җитәкчеләре, аларның укыту-методик эшчәнлек буенча урынбасарлары һәм БДИ кураторлары катнашты. Пленар утырыш барышында БДИ нәтиҗәләреннән тыш дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү барышында контроль-тикшерү чаралары нәтиҗәләре, муниципаль белем бирү системасының нәтиҗәлелеген арттыруда методик хезмәтләрнең роле хакында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International