12-19 августта Казан информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада рухы белән яшәргә җыена.Олимпиадада 88 илнең 300дән артык мәктәп укучысы көч сынашачак. Россиядән Халыкара олимпиадада һәркайсында дүртәр кеше булган ике команда катнашачак. Беренче командада Мәскәү, Новосибирск, Чиләбе шәһәрләре мәктәп укучылары - Макеев Владислав, Резников Григорий, Путилин Михаил и Наумов Станислав чыгыш ясый. Икенче команда исемлегенә исә Мәскәү өлкәсеннән Солонков Денис, Татарстан Республикасыннан - Әсхәт Сәхәбиев, Түбән Новгород өлкәсеннән - Саша Дроздова һәм Санкт-Петербург шәһәреннән Анопренко Михаил керде.
Белемлеләрне ачыклау көрәшен РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Россия һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыклары, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Казан федераль университеты оештыра.
Олимпиаданың беренчесе 1989 елда Болгариядә уздырылган. Шуннан бирле аны ел саен үткәреп киләләр. Ә Россиядә әлеге чараның моңа кадәр уздырылганы булмаган.