Һәр мәктәпнең, көллият һәм техникумны тәмамлаучылар арасында уңышка ирешкән һәм хәлле кешеләре бар. Нәкъ менә шундыйлар, моннан дүрт ел элек Татарстан Президенты башлангычы белән оешкан акция кысаларында үзләре укып чыккан белем йортларына ярдәм күрсәтә дә инде.
Татарстанда бу көнгә 496 иганәче "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясенә кушылган. Алар республиканың 36 районындагы 420 белем йортына яңа уку елына әзерләнергә булышкан. Барлыгы 5 360 150 сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Исегезгә төшерәбез: акциягә кушылып, мәктәбеңә төрлечә ярдәм итәргә була. Моңа тышкы төзекләндерү эшләре (койма тоту, буяу, бинаны, түбәне төзекләндерү) һәм бүлмәләрне төзекләндерү (спорт заллары, ашханә, башка бүлмәләрне ремонтлау, мультимедиа җиһазлары урнаштыру) генә түгел, төрле чаралар оештыру (бүләк һәм сувенирлар алу һәм башкасы) кебек эшләр дә керә.
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән 2013 елдан бирле уздырыла. Быел аңа 25 майда старт бирелде.