13 июньдә республикада “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе старт алды. Әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тормышка ашырыла башлаган иде. Мәктәпне тәмамлаган эшмәкәрләр, оешма җитәкчеләре уку йортларына зур ярдәм күрсәтә. 10 июль көнне Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та әлеге акция кысаларында үзе укыган Меңнәр мәктәбендә булып китте.
Бүген КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенә гариза биргән 130лап абитуриент татар теленнән имтихан тапшырды. Имтихан иртәнге 9да башланып, көндезге 12гә дәвам итте. Аның нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак.
Казанда Татарстан Республикасында “Уңышлы мәктәп” грантын оту өчен конкурсның икенче этабы тәмамланды. Беренче турдан 99 мәктәп узган иде.
Татарстанда балалары 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң 10 нчы сыйныфка кабул итмәү буенча әти-әниләрдән шикаятьләр килүне Татарстан Премьер-министры урынбасары — республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов раслады. Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ул бу гамәлне закон нигезендә башкарылмавын билгеләп үтте.
Быел республиканың 1794 чыгарылыш сыйныф укучысына “Укудагы аерым уңышлары өчен” Россия медале тапшырылган. Бу чыгарылыш укучыларының 11 процентын тәшкил итә.
2016 ел нәтиҗәләре буенча, БДИ һәм тугызынчы сыйныфтан соң тапшырыла торган төп дәүләт имтиханы барышында физик затларга карата 23 административ беркетмә төзелгән. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә республика Премьер-министры урынбасары — Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Бүген Иннополиста "Президент академиясе җәйге кампусы" ачылды. Анда Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау катнашты.
2016 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе кампаниясе тәмамланды. Аның нәтиҗәләре хакында 19 июльдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узачак брифингта Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итәчәк.
Татарстан Республикасыннан Дарья Пронина, Алмаз Закиров, Ольга Гуслярова, Андрей Толкачев һәм Надежда Чернова "Балтийский Артек" Бөтенроссия яшьләргә белем бирү форумының "Яшь укытучылар" сменасында катнашачак.
Бүген Казанда кооператив институтының яңа уку корпусы нигезенә беренче ташны салу тантанасы булды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, Россия кооперация университеты ректоры Андрей Бусыгин, Татпотребсоюз идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов һәм Казан кооператив институты ректоры Илдар Насретдинов катнашты.