Татарстанда 1794 укучы быел мәктәпне Россия медале белән тәмамлаган

2016 елның 19 июле, сишәмбе

Быел республиканың 1794 чыгарылыш сыйныф укучысына “Укудагы аерым уңышлары өчен” Россия медале тапшырылган. Бу чыгарылыш укучыларының 11 процентын тәшкил итә. Республика медале белән бүләкләнүчеләр 2,21 процент, ягъни 397 укучы. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә республика Премьер-министры урынбасары — Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, медаль алучылар БДИ буенча 75 һәм аннан да күбрәк балл җыйган. Республиканың Апас, Югары Ослан, Лаеш, Питрәч, Ютазы кебек районнарында исә республика медален алган бер генә укучы да юк.

Апас районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Сәгъдиева сүзләренчә, бу республика күләмендә медаль алу өчен зур баллар таләп итү белән бәйле. “Татарстан медаленә таләпләр, Россиянекенә караганда, кырысрак. Татарстанның “Укудагы аерым уңышлары өчен” медале барлык БДИларны да 75 яки аннан да зуррак баллга тапшырганда бирелә. Россиянекен алу өчен укучы 10-11 сыйныфта “5” ле билгеләренә генә укырга һәм БДИны уңышлы тапшырырга тиеш. Апас районында шундый 18 укучы медаль алды. Татарстанныкын алу өчен аларның кайберләренә 2-3 балл гына җитмәде”, - дип аңлатма бирде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International