2016 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе кампаниясе тәмамланды. Аның нәтиҗәләре хакында 19 июльдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узачак брифингта Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итәчәк.
Татарстанда быел 16 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ һәм 34 меңнән артыгы төп дәүләт имтиханын тапшырган. Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында республикада 90 имтихан үткәрү пункты эшләгән. Алар стационар металл рамкалар, онлайн режимда видеокүзәтү белән җиһазландырылган иде.
Имтихан үткәрү урыннарына контроль-исәпләү материалларын махсус оешма - Махсус элемтә идарәсе җиткергән. БДИ материалларын эшкәртү, эксперт комиссияләре эше, апелляцияләрне карау Республика белем бирүгә мониторинг үзәгендә оештырылган.
Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү процедурасының ачыклыгы өчен җәмәгать күзәтү системасы да оештырылган. Быел җәмәгать күзәтүчеләре сыйфатында меңнән артык кешене аккредитацияләгәннәр. Казанда рус теле һәм математика буенча имтиханнар тапшырган вакытта 23 федераль җәмәгать күзәтүчесе - Сарытау өлкәсе вузлары студентлары катнашкан.