Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәпләре “Уңышлы мәктәп” грантын алачак

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

Казанда Татарстан Республикасында “Уңышлы мәктәп” грантын оту өчен конкурсның икенче этабы тәмамланды. Беренче турдан 99 мәктәп узган иде.

Икенче турда грантка дәгъва итүчеләр “Уңыш, уңышлылык, уңышлы мәктәп – ул нәрсә?” дигән темага презентация һәм эссе тәкъдим иткән, шулай ук коллективның педагогик осталыгын үстерүгә юнәлдерелгән проект яклаган.

Грант 21 мәктәпкә белем бирү эшчәнлеге һәм проектны яклау буенча гомуми күрсәткеч буенча тапшырылачак. 10 мәктәпкә проектны тормышка ашыру өчен 2шәр млн, ә 11енә 1 әр млн сум күләмендә грант бүлеп биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International