Татарстан Республикасыннан Дарья Пронина, Алмаз Закиров, Ольга Гуслярова, Андрей Толкачев һәм Надежда Чернова "Балтийский Артек" Бөтенроссия яшьләргә белем бирү форумының "Яшь укытучылар" сменасында катнашачак. Федераль сменада катнашу өчен барлыгы 1500 гариза кабул ителгән. Сайлап алу узганнан соң Россиянең төрле төбәкләреннән 350 яшь укытучы сменада катнашырга чакырылган. Алар арасында Татарстанның биш укытучысы да бар.