Бүген Иннополиста "Президент академиясе җәйге кампусы" ачылды. Анда Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау катнашты.
Кампусның фәнни җитәкчесе, Россия Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкинның видеосәламләвеннән соң чыгыш ясаган Аркадий Дворкович Президент академиясенең кызыклы идеяләр мәйданына әверелүен билгеләп үтте һәм мондагы идеяләр алга таба проектларга әйләнүен әйтте. "Бу форумга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та бик җитди карый. Монда килгән һәр профессор, бизнес вәкиле өчен бу сезгә өстәмә белем, тәҗрибә бирерлек тагын бер мөмкинлек. Алар исә сезнең эшчәнлекне тагын да үстерергә ярдәм итә. Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки Россия һәм теләсә кайсы ил өчен лидерларның, идарәчеләрнең яңа буынын үстерергә кирәк", - диде ул һәм яшь буынның бизнеска, академик структураларга килүен көтүне билгеләп үттте.
Рөстәм Миңнеханов әлеге чараның бишенче тапкыр Татарстанда уздырылуына сөенүен белдерде. "2012 елда Иннополис әле юк иде. Бирегә яхшыларның да яхшыларын чакыру безгә дөрестән дә күңеллле. Мондагы каппуста 27 ил вәкиле ткъдим ителә", - диде ул һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде.
"Кампусның әһәмияте илебез өчен чыннан да зур. Безнең республикада гамәлгә ашырыла торган инновацияләрнең эченә керүегезне телим. Безгә алдынгы карашлы, максатчан кешеләр кирәк. Без сезнең белән төрле формадагы хезмәттәшлеккә әзер. Монда катнашучы татарстанлылар элемтәләрен ныгытып, киләчәктә тормышта бергә атлавыгызны телим", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Александр Повалко: "Җәйге мәктәп ул, чынлыкта, - сайлап алу элементы. Сез каяда булса ял итәргә, яки монда килә ала идегез. Бу һәр кешенең эчке таләбе", - диде һәм форумда катнашучыларның кампусны сайлауларына сөенүен белдерде.
Владимир Мау сүзен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтүдән башлады. "Алдан күрү дигән нәрсә бар, Миңнехановта исә ул тагын да үзенчәлекле. "Алабуга" белән дә, мондагы кампус белән дә шулай булды. Беренче кампусны оештырганда, киләсе елларда без аны академия филиаллары урнашкан башка төбәкләрдә уздырырга ниятләгән идек. Филиаллар саны - 60 һәм, сүз уңаеннан, Татарстанда юк. Əмма ул монда шундый уңышлы эшләде, без аны биредә генә үткәрергә булдык", - диде Владимир Ма.
Рәсми ачылу тантанасы илдәге вазгыять хакында сөйләшү һәм форумда катнашучыларның сорауларына җавап бирү белән дәвам итте. Шәрәфле кунакларга бирелгән сораулар һәм җаваплары хакында "Татар-информ" МА сайтында соңрак укырга мөмкин булачак. Сүз уңаеннан, "Президент академиясе җәйге кампусы"нда быел 220 кеше катнаша. Аларның 60ы 27 чит илдән килгән.