2016 елда БДИ һәм тугызынчы сыйныфтан соң тапшырыла торган төп дәүләт имтиханы барышында физик затларга карата 23 административ беркетмә төзелгән

2016 елның 19 июле, сишәмбе

2016 ел нәтиҗәләре буенча, БДИ һәм тугызынчы сыйныфтан соң тапшырыла торган төп дәүләт имтиханы барышында физик затларга карата 23 административ беркетмә төзелгән. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә республика Премьер-министры урынбасары — Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, беркәтмәләрнең 4 се БДИ тапшыру вакытында теркәлгән, 11сен төп дәүләт имтиханы биргәндә төзегәннәр. Калган 8 беркетмә исә офлайн видеокүзәтү нәтиҗәсендә төзелгән.

Имтихан тапшырганда кагыйдә бозу очраклары Казанның Мәскәү районында, Чистай, Яшел Үзәндә, Буада булуы мәгълүм. Нәтиҗәдә,  имтихан тапшыручы 4 укучының эшләре исәпкә алынмаячак. Алар имтиханга кәрәзле телефон яки “шпаргалка” алып кергән. Алар БДИны бары икенче елга гына тапшыра алачак.

“Без имтиханнарны мөмкин кадәр объектив уздырырга тырышабыз. Быел төп дәүләт имтиханына басым ясаячакбыз дип алдан ук әйткән идем”, - диде министр бу мәсьәләдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International