Чүпрәле районында лагерьда ял итүчеләр сугыш чоры балалары белән очрашты

2016 елның 22 июле, җомга

Чүпрәле районындагы “Акчарлак” лагерында балалар Бөек Ватан сугышы чоры балалары – хезмәт ветераннары белән очрашты. Әлеге чарага район ветераннар советы рәисе Роберт Закиров җитәкчелегендә район газетасының элеккеге редакторы Ядкарь Айнуллов, шагыйрь, тарихчы Рафаэль Субаев, ветеран-укытучы Азат Сәгъдиев килгән иде.

Әйтергә кирәк, өлкәннәр өчен бүгенге “Акчарлак” лагерен күрү гаҗәп тә, куанычлы да булды, соклану һәм горурлану хисе уятты. Өлкән әйдаман Илгизә Хафизова кунакларны каршы алып, төзекләндерелгән лагерь биналарын күрсәтеп йөрде.

Ветераннар яшьләргә моннан 75 ел элек илебезгә кара афәт буларак килгән сугыш еллары хакында сөйләделәр, һәркайсы Бөек Ватан сугышына бәйле хатирәләрен барлады. Балачагы сугыш елларына туры килгән әлеге буын күргәннәрне бер очрашуда гына сөйләп бетерерлек түгел. Кешелекнең боларны онытырга хакы юк. Балалар белән очрашу да шуларны күздә тотып оештырылды.

Үсеп килгән буын өчен 1974 елда шушы лагерьны төзү тарихы да кызыклы булды. Өлкән мөгаллим Азат Сәгъдиев, шахмат уенына мөккиббән шәхес буларак, әлеге юнәлештә алып барылучы эшләр белән таныштырды, мавыктыргыч мәгълүматлар китерде, диелә язмада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International