Рус теле һәм математика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшыру өчен өстәмә вакыт билгеләнгән

2016 елның 26 июле, сишәмбе

 Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итүенчә, сентябрь аенда рус теле һәм база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ һәм ДЧИ үткәреләчәк. Рус теле буенча имтиханнар 5 сентябрь көнне узачак. Ә база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ һәм математика буенча ДЧИ – 8 сентябрьдә.

Федераль ведомство аныклап узганча, әлеге көннәрдә имтиханнарны 11нче сыйныфтан соң дәүләт йомгаклау аттестациясен узмаганнар яки бер һәм ике мәҗбүри фән буенча “икеле” алган укучылар тапшыра ала.

Шул ук вакытта мәктәпләрне алдагы елларда тәмамлаган һәм урта белем турындагы аттестатны быел алып, әлеге фәннәр буенча нәтиҗәләрне яхшыртырга теләүчеләр сентябрь аенда БДИга кертелми.

8-22 августта Россия субъектлары мәгариф идарәләре органнары билгеләгән оешмаларга имтихан тапшыру өчен гаризалар бирергә була. Ведомство аныклап узганча, һәр төбәктә бердән алып өчкә кадәр имтихан үткәрү пункты билгеләнәчәк. Эшләр имтиханнардан соң өч көн дәвамында бәяләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International