Татарстан китап нәшрияты ятим балаларга китаплар бүләк итте

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

Татарстан китап нәшриятының матур бизәкле китаплары Казанның ятим балалар йортында тәрбияләнүчеләргә бүләк итеп тапшырылды.

Кичә Казанның Иске Татар бистәсендә, “Гаилә учагы” балалар йортында тәрбияләнүчеләргә ярдәм итү максатыннан, хәйрия ярминкәсе үткәрелде. "Ярдәм" милли ислами хәйрия фонды гамәлгә керткән 12 проектның берсе булган әлеге балалар йортына “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова җитәкчелек итә. Төгәлрәге, ул 10 инвалид баланы үз җаваплылыгына алып, Татарстанның Теләче районында сатып алынган йортта аларга тулыканлы яшәү һәм үсү мөмкинлеге булдыру өчен әлеге фонд белән берлектә гаять зур эш башкара. Шушы балаларга булышуны, җәмгыятьне хәйрия эшенә тартуны күздә тоткан ярминкә җәяүлеләргә бирелгән Каюм Насыйри урамында уздырылды. Биредә милли киемнәр, халык һөнәрчелеге товарлары, китаплар, сувенир продукция, күргәзмәләр, музей экспонатлары урын алган иде. Татар милли ризыклары да тәкъдим ителде.

Ярминкәнең күңел ачу программасында эстрада йолдызлары - Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, Алинә Шәрипҗанова, Салават Миңнеханов һ.б. аерым башкаручылар, “Фәридә-Алсу” дуэты, Г.Камал исемендәге театр артистлары, республикабызның танышлан шагыйрьләре, язучылары катнашты.

Татарстан китап нәшрияты шушы чарада үзенең китап продукциясен тәкъдим итте. Нәшриятта дөнья күргән китапларның бер өлеше, алар арасында яңа басылган балалар китаплары да бар, “Гаилә учагы” балалар йортында тәрбияләнүчеләргә бүләк итеп тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International