ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
5 ноябрьдә Татарстанның база мәктәпләре укытучылары өчен диагностик тестлаштыру уздырыла. Аның нәтиҗәләре укытучыларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча эшне оештырырга ярдәм итәчәк. Диагностик тестлаштыру рус, татар, чит ил телләре, тарих, җәмгыять белеме, математика, информатика, физика, химия, география, биология укытучылары, шул исәптән педагогик эшчәнлек алып баручы мәктәп директорлары һәм завучлар арасында, үткәрелә.

2015 елның 2 ноябрендә "Костер" республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә "SаMоSтоятельные дети" республикакүләм  наркотикларга каршы проектның профиль сменасы башланып китте. Сменада республика районнарыннан 14-16 яшьлек иң актив укучылар җыелды. Смена "Дуслык әлифбасы" дип аталган девиз астында узачак. 

Укучыларның белемнәрен арттыру максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту оешмасы белән берлектә 3 нче ноябрьда «Белергә хокукым бар!” дип исемләнгән видеоконференция рәвешендә республикакүләм наркотикларга каршы дәрес үткәрде.


2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Санкт-Петербургта III Халыкара һөнәри белем бирү форумы узды. Форум эшчәнлегендә Россия, Финляндия, Кытайның төрле регионнарыннан вәкилләр катнашты.
Казан шәһәренең Киров районы 4-нче татар гимназиясендә 2015 елның 30 октябрендә  “Калфаклы сандугач – 2015” исемендәге татар җыры һәм музыка уен-коралларының  VIII төбәкара ачык  фестиваль-конкурсы үтте.

Көзге каникуллар вакытында 2015 елның 2, 5 һәм 6 ноябрендә республиканың 1-11 сыйныфларында укучы, балалар йортларында тәрбияләнүче, күп балалы гаиләләрдә һәм уллыкка яки кызлыкка алган гаиләләрдә тәрбияләнүче  900дән артык бала бушлай Татарстан Республикасы Милли музеенда булачак. 

9-15 ноябрь көннәрендә мәктәп укучылары арасында юл йөрү кагыйдәләрен белүгә “Куркынычсыз юл”/ “Дорога без опасности” бөтенроссия интернет-олимпиадасы уздырыла. Олимпиада РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, “2013-2020 елларда юл хәрәкәте иминлеген күтәрү” федераль максатлы программасын гамәлгә ашыру кысаларында, юлда укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүнең массакүләм формаларын үстерү, балаларның юлда транспорт һәлакәтләрендә имгәнү, җәрәхәтләнү очракларын профилактикалау, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту йөзеннән, үткәрелә.

2015 елның 3 ноябрендә 17 сәгатьтә "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында Анастасия Волочкованың хәйрия концерты була. Анастасия Волочкова - россия балеринасы, биюче һәм җәмәгатьчелек эшлеклесе.

2015 елның 29 октябрендә өч йөздән артык татарстан мәктәп укучылары  үзләренең әти-әниләре белән Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында  "Романның гаиләсе" спектаклен карады. Спетакль улы каты авыручы ана кешенең язмышы турында.

Зәй районының барлык мәктәпләрендә октябрь ае дәвамында “Дөньядагы иң зур дәрес” исеме астында сыйныф сәгатьләре оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International