Укучыларның белемнәрен арттыру максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту оешмасы белән берлектә 3 нче ноябрьда «Белергә хокукым бар!” дип исемләнгән видеоконференция рәвешендә республикакүләм наркотикларга каршы дәрес үткәрде.
Дәрестә Татарстан Республикасы гомумбелем бирү оешмаларында эшләп килүче “Мөстәкыйль балалар” иҗтимагый оешмасы әгъзалары, наркотикларга каршы проектта катнашучы балалар, әлеге проектны тормышка ашыручы укытучылар катнаштылар.