ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Казан читендәге торак пунктларның берсе – Чебакса бистәсендә яңа балалар бакчасы ачылды.

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев 2016 – 2025 елларга «Россия Федерациясе субъектларында гомуми белем оешмаларында яңа урыннар булдыруга ярдәм» программасы буенча селектор киңәшмә уздырды.

9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Педагогик үлчәнешләр федераль иституты (ФИПИ) сайтына урнаштырылган бердәм дәүләт имтиханнары биремнәре ачык банкы математикадан база дәрәҗәдәге БДИ биремнәре белән тулыландырылган. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт сайтында хәбәр ителә.

30 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Екатеринбург шәһәрендә WorldSkills методикасы буенча сәнәгать өлкәсенең югары технологияле эшче һөнәрләренең WorldSkills Hi-Tech 2015 һикенче милли чемпионаты узды.

2015 елның 10-12 ноябрендә Республика олимпиада үзәгендә IV Республикакүләм тарихи-хокукый турнир узачак.

2015 елның 1-нче октябреннән 31-нче октябренә кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 42  мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 4 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.
Россия ислам институтында студентлар һәм мәктәп укучылары арасында “Журналист буласым килә” ислам темасына багышланган иҗади эшләр конкурсы башланды. Аны РИИ һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүгеннән 7 ноябрьгә кадәр Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КХТИ) карамагындагы химия тирәнтен өйрәтелә торган П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар лицей-интернатында Республика фән фестивале уздырыла. Анда Татарстан мәктәпләре командалары катнаша.

7 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында "Белоснежка и семь гномов" спектакле күрсәтеләчәк. Спектакльне Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан балалар йортларында тәрбияләнүче балалар, тормышта авыр хәлдә калган балалар карыячак. 


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
Томскида 26-29 октябрьдә яшь геологларның Бөтенроссия ачык олимпиадасы төгәлләнде. Анда Татарстан данын Казаннан “Селенит” һәм Түбән Камадан “Азурит” командалары яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча гомуми команда исәбендә  Түбән Камадан "Азурит" командасы 2 урын, Казаннан "Селенит" командасы 3 урын яулады.   Беренче урынга  олимпиада хуҗалары - Томск шәһәренең яшь геологлары лаек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International