Казан читендәге торак пунктларның берсе – Чебакса бистәсендә яңа балалар бакчасы ачылды.
Казанның Совет районындагы Чебакса бистәсендә балалар бакчасы җитмәү соңгы елларда үзен нык сиздергән. Шуңа да яңа ачылган "Сюрприз" балалар бакчасы бистәсендә яшәүчеләр өчен озак көттергән шатлык булгандыр.
Заманча җиһазландырылган балалар бакчасы 120 урынга исәпләнгән.