РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы йөкләмәсе буенча Мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәт Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү көннәрен билгеләгән. 2015 елдагы тикшерү эшләре 4 нче сыйныф укучылары өчен апробация режимында узачак, ягъни мәгариф оешмаларының аларда катнашулары ирекле булып тора.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче рус телле тәрбиячеләр арасында “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим“ бәйгесе районда тәүге тапкыр уздырылса да, ул күпләрдә соклану хисләре генә уятты.
Узган атнада Екатеринбургта узган эшче һөнәрләрнең “Juniorskills” II илкүләм чемпионатында Әлмәттән Давид Хәмитов һәм Игорь Крейдо беренче урын яуладылар. Алар 16 нчы мәктәптә 11 нче сыйныфта белем ала.
Узган уку елында мәктәпләргә макулатура акчасына дистәдән артык теннис өстәлләре сатып алынды. Быелгы керемнәр дә мәктәп томышы өчен бик ярап куяр.
21 ноябрь көнне Казанда “Иң яхшы чит ил мәктәпләре” дигән халыкара күргәзмә була. Ул чит илдәге урта белем бирү системасына багышлана. Анда АКШ һәм Европандан 20дән артык урта мәктәп вәкиле катнашуы көтелә.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия югары уку йортлараны кабул итү тәртибе турындагы яңа боерыкны бастырган, ул алдагы елларда гамәлдә булачак. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел Нурлат районының 37 мәгариф хезмәткәре профсоюз линиясе буенча шифаханәгә юллама алып, сәламәтлеген ныгыта. Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оешмалары советында әйтүләренчә, юлламалар, нигездә, Татарстан шифаханәләренә бирелә.
Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, мәгариф идарәсе тарафыннан “Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы тәрбияче” дигән республика бәйгесенең район туры уздырылды. Әлеге конкурста район балалар бакчаларыннан 19 тәрбияче катнашырга теләк белдерде.