Кукмара тәрбиячеләре юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырды

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, мәгариф идарәсе тарафыннан “Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы тәрбияче” дигән республика бәйгесенең район туры уздырылды. Әлеге конкурста район балалар бакчаларыннан 19 тәрбияче катнашырга теләк белдерде.

Алар беренче турда балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча башкарган хезмәтләрен тәкъдим иттеләр. Бу турны уңышлы узганнар исә автомәктәптә юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырды. Иң күп балл туплаган алты тәрбияче алга таба балалар белән дәрес фрагменты күрсәтеп, бәйгенең финал өлешендә үзен сынап караячак, дип хәбәр итте район ЮХИДИенең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International