Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе эшлекле сәфәр белән Казахстан Республикасында

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе Казахстан Республикасына эшлекле сәфәр кылды.  Составында муниципаль берәмлекләрдәге башкарма комитетларның мәгариф идарәсе  җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Мәгариф үсеше институты вәкилләре, республика мәктәпләре һәм көллиятләре директорлары булган   татарстан делегациясе  тәҗрибә алмашу максатыннан Астана шәһәре белем бирү оешмаларында булачак.
Делегация әгъзалары "Назарбаев Интеллектуаль мәктәбе" физика-математика юнәлешендәге мәктәптә,  "Өрлеу" укытучыларның  квалификациясен күтәрү милли үзәгендә, "Дарын" республика фәнни-гамәли үзәгендә, мәктәп укучылары сараенда һ.б. булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International