Татарстан Республикасы мәдәният оешмаларына бушлай бару буенча программалы график буенча республиканың 17 муниципаль районыннан мәктәп укучылары ике чираттагы спектакльдә булачак. 19 ноябрьдә В.И. Качалов исемендәге Казан академия зур драма театрында "Глумов" дип аталган спектакль, ә 20 ноябрьдә Татар дәүләт "Әкият" курчак театрында "Цветик-семицветик" музыкаль әкияте күрсәтеләчәк.
Мөслим районы Шуганка башлангыч мәктәбе укучылары Денис Петров һәм Рунар Хәсәнов көзге каникулның соңгы көнен бик истәлекле үткәрделәр. Алар Тойгелде авылындагы атлар торагына экскурсия ясады.
2015 елның 10 һәм 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге белән берлектә семинар-киңәшмәләр сериясе уздырды. Семинарлар 2016 елда дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп аспектларына багышланган иде.
25 нче ноябрь көнне сәгать 18:00 дә "Ак Барс" яшьләр үзәгендә (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 1) Шаяннар һәм тапкырлар клубының фестиваль уены узачак. Мәктәп балалары арасында оештырыла торган әлеге уен инде 6 нчы ел рәттән уздырыла. Быел фестивальгә хәтта Актаныштан, Балтачтан һәм Яр Чаллы шәһәреннәр командалар киләчәк. Барлыгы 14 команда булыр дип көтелә.
"Татарстан Республикасын да илле иң яхшы инновацион идея" конкурсына 2 меңнән артык гариза алынган. Бу конкурс үткәрелгән 11 елда иң күбе. Беренче этап нәтиҗәләре бәйгенең оештыру комитеты тарафыннан расланган.
2015 елның 11 һәм 13 ноябрендә 900дән артык мәктәп укучысы Татарстан Республикасының әйдәп баручы театрларында булачак. В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрында укучылар "Дядюшкин сон" дип аталган спектакльдә булачак. Ә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында "Казанская сирота", К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Гашыйклар тавы" спектакльләрен карый алачаклар.
2017 елга Россиядә югары уку йортлары филиаллары саны өчтән бер өлешкә кыскарачак.
13-18 ноябрьдә Самарада «Россия студенческая» гомумроссия форумы һәм "Ел студенты-2015" Россия премиясе конкурсы уздырыла. Татарстан анда иң яхшы һәм талантлы студентларын алты номинациядә тәкъдим итә. Татарстан делегациясендә барлыгы - 22 кеше, алар Казан, Түбән Кама һәм Алабуганың 7 вузыннан.