"ТРда илле иң яхшы инновацион идея" конкурсына рекордлы күләмдә гаризалар тапшырылган

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

"Татарстан Республикасын да илле иң яхшы инновацион идея" конкурсына 2 меңнән артык гариза алынган.  Бу конкурс үткәрелгән 11 елда иң күбе. Беренче этап нәтиҗәләре бәйгенең оештыру комитеты тарафыннан расланган.

15 октябрьдә "Татарстан Республикасын да илле иң яхшы инновацион идея" XI конкурсының беренче этабы тәмамланды. Аның дәвамында проектларны кабул итү, теркәү һәм аларга башлангыч экспертиза үткәрү кебек гамәлләр башкарылган.12 ноябрьдә ТР Фәннәр академиясендә оештыру комитетында беренче этапка нәтиҗәләр ясалган. XI конкурс рекордлы күләм гариза җыйган - 2273 инновацион идея эксперт совет тарафыннан бәяләнәчәк.

Алынган гаризаларны экспертизалау кысаларында конкурс процедуралары түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: "Инновацияләргә старт", "Мәгарифтә инновацияләр", "Яшьләр инновацион проекты", "Социаль әһәмияткә ия инновацияләр", "Перспектива", "Елның иң яхшы уйлап табылган әйбере", "Наноимпульс", "Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе проектлары". "Инновацияләргә старт" һәм "Мәгарифтә инновацияләр" номинацияләрендә катнашучылар иң күбе.

Хәзер проектлар конкурсның икенче этабын - проектларга экспертиза ясау һәм сайлап алуны уза. Икенче этап 30 ноябрьдә тәмамланачак, ә декабрь аенда нәтиҗәләр чыгарылып, җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International