Яхшы укыган өчен – атлар янына экскурсия

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Мөслим районы Шуганка башлангыч мәктәбе укучылары Денис Петров һәм Рунар Хәсәнов көзге каникулның соңгы көнен бик истәлекле үткәрделәр. Алар Тойгелде авылындагы атлар торагына экскурсия ясады.

Мәхмүт Баһаветдинов атларның рационы, көндәлек режимы, ярышларда катнашуы, ат асрауның үзенчәлекләре турында сөйләде. Бу сәяхәтне Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова ир балаларга укуларында яхшы өлгереш һәм үрнәк тәртип өчен бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International