Татарстан мәктәп укучылары бушлай театрларга йөрүен дәвам итә

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

2015 елның 11 һәм 13 ноябрендә 900дән артык мәктәп укучысы Татарстан Республикасының әйдәп баручы театрларында булачак. В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрында укучылар "Дядюшкин сон" дип аталган спектакльдә булачак. Ә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында  "Казанская сирота", К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Гашыйклар тавы" спектакльләрен карый алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International