Мәктәп укучылары арасында КВН фестивале

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

25 нче ноябрь көнне сәгать 18:00 дә "Ак Барс" яшьләр үзәгендә (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 1) Шаяннар һәм тапкырлар клубының фестиваль уены узачак.

Мәктәп балалары арасында оештырыла торган әлеге уен инде 6 нчы ел рәттән уздырыла. Быел фестивальгә хәтта Актаныштан, Балтачтан һәм Яр Чаллы шәһәреннәр командалар киләчәк. Барлыгы 14 команда булыр дип көтелә.

Уенның кунаклары һәм жюри әгъзалары - танылган эстрада һәм театр йолдызлары, министрлык вәкилләре һәм матбугат хезмәткәрләре. Алай гына да түгел, тамашага КВНны яраткан һәркем чакырыла. Билет бәясе нибары 100 сум, аларны +7 (919) 637-36-51, +7(953)401-64-88 телефоннары буенча элемтәгә кереп алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International