Татарстан укучылары «Лазер технологиясе» компетенциясе буенча Junior Skills призерлары булды

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

30 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Екатеринбург шәһәрендә WorldSkills методикасы буенча сәнәгать өлкәсенең югары технологияле эшче һөнәрләренең WorldSkills Hi-Tech 2015 һикенче милли чемпионаты узды. Чемпионатта өлкәннәр генә түгел, ә мәктәп укучылары да катнашты. Россиянең төрле төбәкләреннән 100дән артык мәктәп укучысы 12 компетенция буенча көч сынашты. Әлмәт шәһәренең 16нчы урта мәктәбе укучылары Давид Хамитов һәм Игорь Крейдо “Лазер технологияре” компетенциясендә беренче урынны яулады. Ә әлеге компетенциядә өченче урынга Казан шәһәренең 5нче лицее укучылары Артем Иванов һәм Айдар Исхаков лаек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International