Түбән Камадан ике көллият Россиянең йөз иң яхшы урта һөнәри белем бирү оешмасы исемлегендә

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе
Санкт-Петербургта III Халыкара һөнәри белем бирү форумы узды. Форум эшчәнлегендә Россия, Финляндия, Кытайның төрле регионнарыннан вәкилләр катнашты. Форум кысаларында "Россиянең 100 иң яхшы урта һөнәри белем бирү оешмасы" дип аталган бәйгегә йомгак ясалды.  Җиңүчеләр арасында Түбән Кама шәһәренең технологик һәм политехника көллиятләре дә бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International