ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
2016 елда мәктәпне тәмамлау турында аттестат алу һәм югары уку йортына керү өчен минималь баллар  үзгәрмиячәк. Бу хакта РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте.
Түбән Кама педагогика көллияте студенты Миләүшә Морзаханова "Татар кызы-2015" Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасы данын яклады. Миләүшә финалга үткән 12 кыз арасында иң яше. Ул татарочка2015.рф сайтында барган халык тавыш бирүендә һәм "Самая утонченная- иң нәзакәтле кыз" номинациясендә җиңүче дип табылды.
Иннополис университеты академик алмашу буенча дүрт яңа партнеры исемен игълан итте.
Азнакай Туган якны өйрәнү музеенда балалар уенчыклары тарихына багышланган чара узды. Азнакай 6 нчы мәктәбенең 1 нче сыныйф укучылары кечкенә чакта әти-әниләре, әби-бабайлары уйнаган уенчыкларны кызыксынып карадылар.
Мәктәпләрдә Интернет челтәреннән куркынычсыз файдалануга багышланган мастер-класслар ел саен уздырылачак.
1 ноябрьдән КФУның Алабуга институтында Бөтендөнья фән көне кысаларында фән ункөнлеге уздырыла. Чараның төп максаты – мәктәп укучыларын фәнни-тикшеренү эшенә тарту.
22 октябрьдә 13.00 дә «Татар-информ» агентлыгында (Декабристлар урамы ,2) "2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә" дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында "Казан ачык талантлар университеты" коммерцияле булмаган оешма тарафыннан үткәрелгән ачык оештыручылар конкурсы нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе була.

16
октябрь, 2015 ел
җомга
Бүген Казан ратушасында XX Халыкара астрономия олимпиадасына старт бирелде. Ачылу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Идел буе федераль университетының Физика институты директоры Сергей Никитин, Россия Фәннәр академиясенең астрономия буенча фәнни советы гыйльми секретаре, Халыкара астрономия олимпиадасы рәисе Михаил Гаврилов һәм башкалар катнашты.
21 октябрьдә, Россиядә Әдәбият елы уңаеннан, классик язучы һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулуга багышланган (1925-2000) республика фәнни-гамәли конференциясе була
15-23 октябрьдә Казанда укучылар арасында Халыкара астрономия олимпиадасы була. Анда Румыния, Македония, Корея, Һиндстан, Таиланд, Кытай, Чехия, Болгария, Италия, Әрмәнстан, Казакъстан, Швеция һәм Россиядән 60тан артык укучы катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International