Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанда XX Халыкара астрономия олимпиадасы ачылды
2015 елның 16 октябре, җомга
Бүген Казан ратушасында XX Халыкара астрономия олимпиадасына старт бирелде. Ачылу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Идел буе федераль университетының Физика институты директоры Сергей Никитин, Россия Фәннәр академиясенең астрономия буенча фәнни советы гыйльми секретаре, Халыкара астрономия олимпиадасы рәисе Михаил Гаврилов һәм башкалар катнашты.
23 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк олимпиадада 13 илдән - Румыния, Македония, Корея, Һиндстан, Тайланд, Кытай, Чехия, Болгария, Италия, Әрмәнстан, Казакъстан, Швеция һәм Россиядән астрономия серләрен яхшы белгән 65 укучы катнаша. Олимпиадада Россия җыелма командасы составына Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары булган 6 укучы кергән. Алар арасында Татарстан вәкиле - Казан федераль университетының IT-лицеенда 9 нчы сыйныфта белем алучы Игорь Никоноров бар.
Ярышлар өч турда узачак: теоретик, күзәтүчелек һәм гамәли этаплар. Күзәтү туры КФУның В. П. Энгельгарт исемендәге астрономия обсерваториясендә узачак.
Андрей Поминов олимпиадада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: “Без сезне Татарстанда, меңьеллык Казанда сәламләүгә шатбыз. Республикабыз, башкалабызның астрономия өлкәсендә казанышлары шактый. Казанда астрономия белеме 200 дән артык еллык тарихка ия. Астрономия буенча юбилей олимпиадасын Казанда уздыру очраклы түгелдер дип саныйбыз. Бүген бирегә астрономия фәне белән мавыгучы иң сәләтле балалар җыелган”, - дип министрның беренче урынбасары укучыларның барчасына уңышлар теләде.
Сергей Никитин олимпиадада катнашучыларны КФУ ректоры Илшат Гафуров исеменнән сәламләде. Ул чыгышында Казан университетының күркәм традицияләре, бөек галимнәрнең фән өлкәсендәге казанышлары турында бәян итте. Россиядә беренче астрономия кафедрасының Казан университетында ачылуын билгеләп узды. “Казанның астрономнар мәктәбе дөнья күләмендә яхшы таныш”, - дип белдерде Никитин.
Шәрәфле кунакларның чыгышыннан соң, тантаналы төстә XX Халыкара астрономия олимпиадасында катнашучы илләрнең әләмнәре чыгарылды.
Ачылу тантанасы Татарстанның иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды.
Олимпиада программасы кысаларында, катнашучылар өчен Казан буенча экскурсияләр оештырылачак. Укучылар М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрына, КФУга, Казан Кремленә, Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрлегенә сәяхәт кылачак. 22 нче октябрь көнне халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узачак, һәм җиңүчеләр бүләкләнәчәк.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Казан укучылары Тайваньда узган халыкара робототехника чемпионатында көмеш медаль яуладылар
«СОлНЦе» мәктәбе укучылары Иван Поликарпов, Святослав Душин, Мурад Минһаҗев һәм 131 нче лицей укучысы Кәрим Вафин FIRA Asia-2026 халыкара чемпионатының көмеш призерлары булдылар.
29
апрель, 2026 ел
Татарстанда «Авыл укытучысы» программасы буенча түләүләргә 12 млн сум акча бүленәчәк
Татарстан Республикасында 2026 елда авыл җирлекләренә һәм кечкенә шәһәрләргә эшкә килүче укытучыларга бертапкыр түләү өчен 12 млн сум акча каралган.
Яр Чаллыда татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр
2026 елның 25 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы узды.
Татарстан Республикасының мәктәп китапханәләре бөтенроссия дәрәҗәсендә иң яхшысы дип танылды
23 апрельдә Мәскәүдә «Школьная библиотека как центр притяжения: роль библиотеки в создании развивающей среды образовательной организации» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз