ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2015 ел
җомга
17 октябрьдә Мамадыш шәһәрендә Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы финалы уза. Ярышларда республиканың бөтен районыннан 1,5 мең педагог, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнаша.
21 октябрь көнне республика мәктәпләрендә бердәм “Мәдәният дәресе” була. Ул узган ел башланып киткән “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” мәдәни-белем бирү проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Проект 2014-2015 уку елында эшли башлый һәм “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” дип атала. “Татармультфильм” берләшмәсе булдырган акция быел үзенең аудиториясен киңәйтә.
25 нче сентябрьдән 5 нче октябрьгә кадәр Сочи шәһәрендә “Өйрәтү. Тәрбия. Үсеш - 2015” IX Бөтенроссия психологлар форумы узды. 5 дискуссион мәйданчыкта психологлар бүгенге көндә актуаль булган темаларга фикер алыштылар.

15
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 14 октябрендә КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицеенда Санкт-Петербург шәһәре мәктәп директорлары булды.

14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
15-16 октябрьдә Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында "Туган телем -иркә гөлем" дип аталган төбәкара семинар уза. Семинарда Ульян һәм Төмән өлкәләренең этномәдәни (татар) компоненты булган вузлары һәм мәктәпләре укытучылары катнашачак.

13
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт бердәм дәүләт имтиханының "сентябрь дулкыны"н үткәрү зарурлыгын бәяләячәк. Быелга соңгы БДИны бирергә тиешлеләрнең 75 проценты гына килгән. Бу хакта журналистларга ведомство башлыгы Сергей Кравцов Новосибирскида узган Бөтенроссия конференциясендә хәбәр иткән.
2015 елның 12 октябрендә  Мәгариф комитеты рәисе урынбасары Ирина Асланян җитәкчелегендәге  Санкт-Петербург шәһәре делегациясе Татарстанга эшлекле сәфәр белән килде. Алар биредә 16 октябрьгә кадәр булачак. Делегация составында иң яхшылар мәктәп директорлары - инновацион мәгариф программаларын кертүче белем бирү оешмалары конкурсы җиңүчеләре дә бар.

12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Россия Мәгариф Министрлыгы теләктәшлеге белән илдәге иң яхшы мәктәпләр исемлеген төзегәннәр. 500 иң яхшы белем йорты арасында 17 Татарстан мәктәбе дә бар.
Татарстан укучылары 2015 елның 13 октябрендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында М.Фәйзи пьесасы буенча куелган "Галиябану" спектаклен карыячак.
Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 221 мәктәбеннән 47 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 56 590  шәхси кабинетта сакланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International