Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Мамадыштан Гөлнара Шагивалеева – “Россия педагог-психологы-2015” Бөтенроссия конкурсы номинанты
2015 елның 16 октябре, җомга
25 нче сентябрьдән 5 нче октябрьгә кадәр Сочи шәһәрендә “Өйрәтү. Тәрбия. Үсеш - 2015” IX Бөтенроссия психологлар форумы узды. 5 дискуссион мәйданчыкта психологлар бүгенге көндә актуаль булган темаларга фикер алыштылар.
“Психологиядә яңа технологияләр” дигән семинарда психологларның авторлык программалары тәкъдим ителде. Форум кысаларында мастер-класслар үткәрелде.
“Психологик белем бирүдә проблемалар һәм үсеш” исеме астында фәнни-гамәли конференция берничә юнәлештә узды.
Форум программасына “Педагог-психологларның һөнәри осталыгы -2015” Бөтенроссия конкурсы да кертелгән иде. Конкурсның максаты Россия психологларының һәнәри һәм иҗади үсешен, психологик хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрү һәм төрле дәрәҗәдәге уку йортларында психологларның эш тәҗрибәсен тарату.
Конкурста Россия Федерациясенең төрле тәбәкләрендә җиңү яулаган 32 педагог-психолог катнашты. Республикабыз данын якларга Мамадыш шәһәренең 3 нче санлы мәктәбе педагог-психологы Шагивалеева Гөлнара Камил кызы барды. Аңа катнашучы шаһәдәтнамәсе һәм “Үзенчәлекле стиль һәм стандарт булмаган якын килү” номинациясендә катнашучы грамотасы бирелде.
Мамадыш муниципаль районының башлыгы Анатолий Петрович Иванов “Россия психологлары федерациясе» оешмасы конкурсында катнашучыларга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз