«ИТ-чемпион» республикакүләм конкурсы дәвам итә

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе
Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 221 мәктәбеннән 47 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 56 590  шәхси кабинетта сакланган.
Конкурста укучылары иң актив катнашучы мәктәпләр рәтендә Арча, Балтач, Кайбыч, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Нурлат, Питрәч районнары һәм Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы  исәпләнә.
Иң актив Топ-10 мәктәп укучысы исемлегенә Балык Бистәсе,  Кукмара, Нурлат, Саба, Сарман һәм Балтач районнарыннан укучылар керде.
Бәйге ике этапта уздырыла: 2015 елның 18 мартыннан 31 июльгә кадәр, 1 августан 30 ноябрьгә кадәр. Бәйгедә республиканың барлык мәктәп укучылары катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International