Республика мәктәпләрендә бердәм “Мәдәният дәресе” була

2015 елның 16 октябре, җомга
 21 октябрь көнне республика мәктәпләрендә бердәм “Мәдәният дәресе” була.

Ул узган ел башланып киткән “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” мәдәни-белем бирү проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Проект 2014-2015 уку елында эшли башлый һәм “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” дип атала. “Татармультфильм” берләшмәсе булдырган акция быел үзенең аудиториясен киңәйтә.

Шул уңайдан, 21 октябрь көнне сәгать 11.00 дә Г. Р. Державин исемендәге Лаеш районы төбәге музеенда “Стрела Наследия” дип исемләнгән мультипликацион сериалның премьерасы була. Чарада Лаеш районы хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев һәм “Мәдәни көндәлек”не булдыручылар катнашуы көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International