ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасында яңа уку елында 1 нче класска 43 мең 364 бала укырга керә, аларның 13,5 меңе – Казанда (2014 елда 1 нче класска 40 мең 239 бала кергән, шул исәптән Казанда – 12 мең).
Казанда мәгариф учреждениеләре яңа уку елында балаларны һәм укучыларны кабул итәргә әзер, дип белдерде бүген журналистларга Казан мэриясендә брифингта шәһәр Башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин.

28
август, 2015 ел
җомга
Әлки мәктәпләре бал сатып, акча эшли белә. Быел да ярминкә зур активлык белән узды, мәктәпләрнең барысы да үз товарлары белән катнашты.
Татарстанның Югары Ослан районында узган студентлар мәгариф форумында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов булды.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан җәмәгать оешмалары арасында Татарстан Республикасында яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән иң яхшы проект конкурсын игълан итә. Грантның күләме 250 мең сумны тәшкил итә.

Яр Чаллыда I курс студентлары өчен Белем көне беренче тапкыр яңа форматта уздырылачак. Аерым алганда, шәһәрдә 1 сентябрь көнне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында югары белем бирү йортларының I курс студентлары өчен Белем көне шәһәр бәйрәме рәвешендә үткәрелә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җәмәгать оешмалары арасында Татарстан Республикасында яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән иң яхшы проектка бәйге игълан итте. Грантның күләме  — 250 мең сум.

27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
25 августтан 12 сентябрьгә кадәр мәҗбүри фәннәр саналган рус теле һәм математика буенча имтиханнан минималь балл җыя алмаган, ләкин кабат тапшырырга теләге булган  чыгарылыш сыйныф укучылары Республикакүләм белем сыйфатын мониторинглау үзәгенә гариза тапшырырга тиеш. Әлеге үзәкнең адресы: Казан шәһәре, Боевая урамы, 13 йорт. 
Татарстанда быел да аз керемле әти-әниләргә укучы балаларын мәктәпкә әзерләүдә ярдәм күрсәтелә. Күркәм гадәт буенча мәктәп-кирәк яраклары белән беренче сыйныфка баручы малай-кызлар гына түгел, ярдәмгә мохтаҗ 2-11 сыйныф укучылары да тәэмин ителә. Республикабызның кайбер районнарында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында яңа кызыклы идеяләр дә тормышка ашырыла башлаган.

26
август, 2015 ел
чәршәмбе
Быел Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе кысаларында беренче сыйныфка керүче ярдәмгә мохтаҗ 8,3 мең баланың 7,5 меңенә хәйрия ярдәме күрсәтелгән. Акция 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International