ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Казанның Дәрвишләр бистәсенең 58нче мәктәбендә кадетлар корпусы ачылды. Чарада Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе, полиция генерал-лейтенанты, ТР Дзюдо федерациясе президенты Фаяз Шабаев, Казанның Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Гафаров, Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, полиция генерал-майоры Борис Тетенищев һәм башкалар катнашты.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Идел буе федераль округының Түбән Камада урнашкан Татарстан кадетлар корпусында Белем көнен бәйрәм итүдә катнашты.
Быел Зәй районы белем бирү йортларының һәрберсендә юл хәрәкәте иминлеге буенча яшь инспекторлар отрядлары оештырылачак.
Татарстан Республикасының барлык мәктәпләре дә Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре тарафыннан кабул ителде.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, яңа уку елында 1 сыйныфка 42 мең 832 бала барачак, бу укучыларның гомуми күләменнән 11,3 процентны тәшкил итә.

31
август, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Яшел Үзәндә "Киләчәк" ("Будущее") балалар бакчасы ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Александр Тыгин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һ.б. катнашты.
Быел Лениногорск балалар йорты үзенең 20 еллык юбилеен каршылый. Шул уңайдан 28 август көнне биредә тантаналы кичә булып узды. 
ТР Премьер-министры Илдар Халиковның бүген республиканың Тукай районына эш буенча сәфәре барышында республика программалары кысаларында ике бистәдә төзелгән объектлар – Сосновый Борда 80 урынлык балалар бакчасы һәм Комсомолецта 200 урынга исәпләнгән күп функцияле үзәк ачылды. Әлеге сәфәрдә Хөкүмәт җитәкчесен район башлыгы Васил Хаҗиев озата йөрде.

Казанның 4 мәктәбендә кытай телен өйрәнү проекты эшли башлады. Бу хакта бүген Казан мэриясендә брифингта шәһәр Башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин белдерде. "Балалар, ата-аналар һәм җәмәгатьчелек бу предмет белән кызыксына. Әлеге мәктәпләр мисалында нинди нәтиҗәләргә ирешүебезне карыйбыз һәм алга таба барачакбыз", - диде ул.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Зәй районына эш сәфәре кысаларында Зәй политехника көллияте базасында энергетика өлкәсендә ресурс үзәген ачу тантанасында катнашты. 

 Яңа уку елыннан икенче чит ил теле беренче мәртәбә мәктәп программасының мәҗбүри фәннәре рәтенә кертелгән. “1 сентябрьдән 5нче сыйныфлар яңа стандарт буенча укуга күчә. Анда икенче чит ил теле мәктәп программасының мәҗбүри элементы буларак теркәлгән”, – дип белдергән РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов “Российская газета”га биргән интервьюсында. Министр искәртеп узганча, мәктәпләргә күчеш чоры каралган, чөнки әлегә барлык төбәкләр дә бу төр үзгәрешләргә әзер түгел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International