Чара бәйрәм линейкасыннан башланды, анда укучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук мәртәбәле кунаклар катнашты. Алар өчен Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.
Мәктәптә дүртенче ел кадетлар сыйныфына укучылар кабул ителә. Мәктәптә кадетлар хәрәкәте үсешенә ярдәмне Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм Казанның Совет районы хакимияте күрсәтә. Быел "Капиаль ремонт" республика программасы ярдәмендә укучылар мәктәпнең яңа кадетлар корпусында белем алачак.
"Сез - безнең киләчәгебез. Сезнең ничек укуыгызга һәм белем алуыгызга илебез, республикабызның киләчәктә нинди булачагы бәйле. Бүген без яңа бина ачабыз - бу кадетлар өчен Белем көненә бүләк", - дип сәламләде укучыларны Рөстәм Гафаров. Ул мәктәп директоры Гөлнар Коптеловага воркаут белән шөгыльләнү өчен спорт җиһазлары сатып алуга сертификат тапшырды.