ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Казанның Идел буе районы “Ферма-2” урамында 137 нче “Соловушка” муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылды. 140 урынга исәпләнгән бакчаны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар – Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов катнашты. Рәсми затларны ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР да Бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина озатып йөрде.
Бүген 9нчы сыйныф укучыларына төп урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау имтиханын яңадан тапшыру мөмкинлеге бирелә. Төп дәүләт имтиханын яңадан тапшыру хокукы имтиханны тапшырмаган яки 1дән артыграк мәҗбүри фәннән канәгатьләнерлек билге алмаган, яисә дәүләт йомгаклау аттестациясендә бу фәннәрнең берсе буенча икенче тапкыр канәгатьләнерлек нәтиҗәгә ирешмәгән 9нчы сыйныф укучыларына бирелә. ТР Дәүләт имтихан комиссиясе тарафыннан йомгаклау сынавын узу өчен өстәмә этапка республиканың 749 чыгарылышы уздырылган.
3-6 сентябрь көннәрендә Австрия башкаласы Венада Халыкара автомобиль федерациясенең (FIA) юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм үтәү буенча балаларның XXX Европа белем бирү конкурсы уздырылды. Ярышларда 20дән артык Европа илләре вәкилләре катнашты. Анда Россия данын яшь юл инспекторларының “Безопасное колесо – 2015” бөтенроссия бәйгесендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән Татарстан Республикасы һәм Липецк өлкәсе командалары яклады.
Укытучылар көне уңаеннан, Татарстанның 26 укытучысына 200әр мең сум күләмендә премия тапшырылачак. Бу хакта Дмитрий Ливанов имзасы белән “Российская газета”да дөнья күргән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгында язылган.

5
сентябрь, 2015 ел
шимбә
Бүген Әлмәтнең "Дружба" микрорайонында 260 урынлы 4нче "Дружба" балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен тантаналы ачуда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.

4
сентябрь, 2015 ел
җомга
2 сентябрьдә Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусыннан 40 яшүсмер "Артек" лагерына "Идел буе кадетлары" уку-сәламәтләндерү җыенына китте.

3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
4-24 сентябрьдә Анапа шәһәрендә “Смена” бөтенроссия балалар үзәгендә укучыларның “Президент ярышлары” спорт бәйгесенең бөтенроссия этабы уздырыла.

2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген "Казан Арена" стадионы янында беренче курс студентларының Белем көненә багышланган тантанасы булды. Мондый тантана быел беренче тапкыр уздырылды. Анда ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсхать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республика югары уку йортлары ректорлары һ.б. рәсми затлар да бар иде.
Тамашада Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Илназ Сафиуллин, Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова һәм республиканың танылган башка артистлары чыгыш ясады. Аларның чыгышлары бердәмлеккә, туган якка мәхәббәткә мәдһия җырлаудан гыйбарәт иде. Беренче курс студентлары каршында Татарстанның 16 югары уку йорты ректоры да чыгыш ясады: алар җыр башкарды.
Бүген Иннополиста 225 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм «Иннополис» университеты карамагындагы халыкара мәктәп ачылды. Социаль әһәмияткә ия яңа объектлар ачылуын Иннополис мэры Егор Иванов шәһәр үсеше тарихындагы әһәмиятле вакыйга дип атады. "Гаиләләр яши башлагач, шәһәрдә чын мәгънәсендә тормыш кайнаячак. Димәк, биредә эш урыннары гына түгел, балалар өчен инфраструктура да пәйда булырга тиеш. Иннополиста хәзер үк гаиләләр күп, Россия төбәкләреннән дә, шулай ук чит илләрдән дә, - диде ул. Британия белем бирү системасы буенча эшләячәк әлеге уникаль балалар бакчасы төзүчеләр, укытучылар, республика җитәкчеләре, шәхсән Рөстәм Миңнехановның зур хезмәте нәтиҗәсе".

1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Казанның Яңа Савин районында Бондаренко һәм Әпсәләмов урамнары чатында Татарстандагы иң зур мәктәп – аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 179нчы урта гомумбелем бирү мәктәбе ачылды. Белем көненә һәм мәктәпне ачуга багышланган тантаналы линейкада ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин һ.б. рәсми даирә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International