Р.Миңнеханов һәм П.Астахов Казанның Идел буе районында яңа балалар бакчасын ачуда катнашты

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе
Бүген Казанның Идел буе районы “Ферма-2” урамында 137 нче “Соловушка” муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылды. 140 урынга исәпләнгән бакчаны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар – Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов катнашты. Рәсми затларны ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР да Бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина озатып йөрде.

Балалар бакчасында 6 төркем булачак. Анда балаларның акыл һәм физик сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган мохит булдырылган: музыка, физкультура заллары, методик кабинет, медицина һәм азык-төлек блоклары, учреждение территориясендә спорт-уен мәйданчыгы бар.

Рөстәм Миңнеханов балаларны һәм ата-аналарны яңа балалар бакчасы ачылу белән котлады, бүгенге тантананың матур кояшлы көнне узуын билгеләп үтте. “Сез әти-әниләрегезгә игелекле балалар булып үсәрсез дип ышанабыз”, - дип мөрәҗәгать итте ул чыгышында сабыйларга.

Татарстан лидеры быел зур программа буенча 75 яңа балалар бакчасы төзелүен, бүген аның 43 нчесе ачылуын билгеләп узды. “Республикада уңай демография күзәтелә, әлбәттә, бу уңай күрсәткеч. Бала киләчәктә көндәшлеккә сәләтле булсын өчен, яңа буын мөмкинлекләргә ия булып, күнекмәләр алырга тиеш. Ул бакчада алган белеме белән мәктәпкә барачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм яңа бакчадан ата-аналар да, персонал да канәгать булыр дигән теләген җиткерде.

Павел Астахов тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: “Төп геройлар балалар булган бәйрәмнәр – минем өчен иң якыны. Балалар елмайсын өчен, кулдан килгәннең барысын эшләргә тырышабыз”, - диде. Ул Татарстанга, Казанга гел зур шатлык хисе белән килүен, биредә кыска вакыт эчендә һәрвакыт ниндидер яңа объектлар барлыкка килүенә шаккатуын ассызыклады. “Соңгы елларда сафка бастырылган балалар бакчалары саны гаҗәпләндерә. Балалар бакчалары төзелеп, тулып торуы һәм хәтта аларга чират булуы да уңай күренеш - бу безгә киләчәккә ышаныч өсти. Без, балалар бакчаларына чират булмасын өчен, кулдан килгәннең барысын эшләячәкбез”, - дип ышандырды балалар омбудсмены. Сабыйларга мөрәҗәгать итеп, ул аларның яңа балалар бакчасына йөри башлаячаклары белән котлады.

Алга таба балалар бакчасы мөдиренә объектны төзүче компания җитәкчесеннән символик ачкыч тапшырылды, аннары мәртәбәле кунаклар балалар бакчасы эченә үтте һәм андагы мөмкинлекләр белән якыннан танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International