Мамадыш районы укучылары “Президент ярышлары”нда катнаша

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе
2 сентябрьдә Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусыннан 40 яшүсмер "Артек" лагерына "Идел буе кадетлары" уку-сәламәтләндерү җыенына китте.

Кадетларны Кызыл Таш, Сапун тавы, Кырым сугышы вакытында Севастополь оборонасы панорамасына сәяхәт көтә. Шулай ук алар өчен хәрби һәм махсус дисциплиналар, яшьләр субкультуралары буенча мастер-класслар, "Диңгез академиясе", "Минем уңыш лабораториясе", иҗади остаханәләр, уеннар, ярышлар һәм кадетлар балы да оештырыла. Яшүсмерләргә Россиянең иң яхшы лагерында ял итү белән бергә, Татарстан кадетлар корпусы турындагы музыкаль визитканы да күрсәтергә туры киләчәк.

Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы - Татарстан Республикасының иң дәрәҗәле белем бирү учреждениеләренең берсе. Анда төп белем алу өчен генә түгел, иҗади сәләтләрне үстерү өчен дә бөтен мөмкинлекләр булдырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International