Журналистларга ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләгәнчә, балалар бакчасы мәйданы 5,6 мең квадрат метрны тәшкил итә, хәзергә анда 16 бала йөриячәк. "Бүгенге көндә шәһәрдә тормыш кайный, эшләр бара, махсус икътисади зонаның беренче күзәтүчеләр советы үткәрелде. Тиздән РФ Икътисади үсеш министрлыгы беренче биш резидентны хуплар дип өметләнәбез", - диде министр.
"Иннополис" халыкара мәктәбе мөдире Марина Кутьева сүзләренчә, 3 яшьтән 5 яшькә кадәрге балалар башлангыч дәрәҗә Британия программасы буенча укытылачак. шулай ук физик үсешкә дә зур игътибар биреләчәк, балалар бакчасында спорт залы һәм бассейн да бар. "Дәресләр инглиз телендә алып барылачак, шуңа да балалар кыска вакыт эчендә телне аңлый башлаячак. Белем бирү программасы 9дан 15 сәгатькә кадәр инглиз телендә үткәреләчәк, 15 сәгатьтән соң рус телендә өстәмә программа каралган. Татар теле дә укытылачак. Әмма төп аралашу инглиз телендә булачак", - дип өстәде ул. Балалар бакчасына 3-4 яшьлек 13 бала йөри, калганнарына 5-6 яшь.
Аерым алганда, бу "Иннополис" проектын төзү өстендә эшләүче хезмәткәрләр һәм махсус икътисади зона резидентлары балалары. Шәһәр территориясендә теркәлгән кешеләр һәм компания хезмәткәрләре өчен балалар бакчасында һәм мәктәптә укыту бушлай булачак. Шул ук вакытта, Егор Иванов сүзләренчә, мәктәп һәм балалар бакчасы башкалар өчен дә ачык, әмма бу очракта аена 20 мең сум акча түләргә туры киләчәк.
Бүген "Иннополис" кармагындагы халыкара мәктәптә 31 бала укый башлады. Ел азагына кадәр укучылар саны ике тапкыр артыр дип ниятләнә. Укытучылар сайлап алу буенча конкурста бер урынга җиде кеше булган, бу 17 югары класслы белгечне сайлап алырга мөмкинлек биргән. Мәктәптә атнасына 5 көн укыйлар.
Тиздән Инополиста 450 урынга исәпләнгән тагын 1 мәктәп, балалар бакчасы, зур медицина үзәге һәм башка объектлар пәйда булырга тиеш.