Алексей Сухов әлеге яңа спорт объекты өчен Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгына рәхмәт белдерде. Яңа физкультура-сәламәтләндерү корпусы составына гомуми физик әзерлек залы, физкультура-сәламәтләндерү дәресләре өчен бассейн һәм эш-көнкүреш биналары керә. Көрәшләр залында дзюдо, самбо, ирекле көрәш, бокс, армия кул сугышы һәм башкалар буенча тугыз спорт секциясе эшләячәк. Бассейн йөзү һәм су тубы уйнау өчен. Бина төп корпус белән тоташкан.