Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
ТРда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында беренче сыйныфка керүче 7,5 мең балага хәйрия ярдәме күрсәтелгән
2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Быел Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе кысаларында беренче сыйныфка керүче ярдәмгә мохтаҗ 8,3 мең баланың 7,5 меңенә хәйрия ярдәме күрсәтелгән. Акция 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Республика хәйрия акциясе Татарстанда 2007 елдан бирле үткәрелә. Шушы вакыт эчендә җәмгысе 160 млн сумлык хәйрия ярдәме күрсәтелгән. Бу акция кысаларында ярдәм, беренче сыйныфка керергә җыенучы сабыйлардан тыш, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-аналар белән яшәүче физик мөмкинлекләре чикле 2-11нче сыйныф укучыларына да күрсәтелә.
2007 елдан 2014 елга кадәр мәктәпкә керергә җыенучы 142 мең 310 балага һәм 2-11нче сыйныфларда белем алучы 50 мең 661 укучыга хәйрия ярдәме күрсәтелгән. Шул рәвешле, җәмгысе 193 меңгә якын укучы бала ярдәм алган.
Мәктәп букчасы комплекты составы традицион булып кала бирә: бу канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелма, мәктәп формасы комплектлары.
Акцияне тормышка ашыру барышында кызыклы фикерләр дә барлыкка килгән. Традицион технологияләр – җәмәгать транспортында акча җыю кублары урнаштыру, оешмалар тарафыннан бер көнлек хезмәт хакын күчерү, игелекле гамәлләр марафоннары, хәйрия аукционнары уздыру белән беррәттән, оригиналь ысуллар да файдаланыла. Әйтик, Мамадыш һәм Яңа Чишмә районнарында беренче сыйныфка баручы балаларның чәчләрен бушлай кисү оештырылган. Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында “Акчарлак” бассейны күп балалы 4 гаиләгә 1 елга бассейнга йөрүгә абонемент бүләк иткән.
Лениногорск районында да спорт коплекслары, биюгә йөрүгә сертификатлар тапшырылган. Сарман районында исә 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә мультиварка һәм велосипед өләшкәннәр.
Быел Татарстан “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында үзләрен бәйсез дип игълан иткән Донецк һәм Луганск халык республикалары балаларына гуманитар ярдәм җыю буенча акциядә дә актив катнашкан.
Бу акциядә мәктәп укучылары да, студентлар да, Татарстан Республикасы территориясендә эшли торган оешмалар һәм предприятиеләр коллективлары да актив булды. Канцелярия кирәк-яракларыннан тыш, мәктәп һәм спорт формалары да җибәрелде. Бу акциягә тотылган акчаның гомуми күләме 3 млн сумга якын.
ИА «Татар-информ»
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Казан укучылары Тайваньда узган халыкара робототехника чемпионатында көмеш медаль яуладылар
«СОлНЦе» мәктәбе укучылары Иван Поликарпов, Святослав Душин, Мурад Минһаҗев һәм 131 нче лицей укучысы Кәрим Вафин FIRA Asia-2026 халыкара чемпионатының көмеш призерлары булдылар.
29
апрель, 2026 ел
Татарстанда «Авыл укытучысы» программасы буенча түләүләргә 12 млн сум акча бүленәчәк
Татарстан Республикасында 2026 елда авыл җирлекләренә һәм кечкенә шәһәрләргә эшкә килүче укытучыларга бертапкыр түләү өчен 12 млн сум акча каралган.
Яр Чаллыда татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр
2026 елның 25 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы узды.
Татарстан Республикасының мәктәп китапханәләре бөтенроссия дәрәҗәсендә иң яхшысы дип танылды
23 апрельдә Мәскәүдә «Школьная библиотека как центр притяжения: роль библиотеки в создании развивающей среды образовательной организации» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз