ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Яшь шәһәрлеләрне үсемлекләр һәм кошлар дөньясы белән таныштырачаклар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр.

Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне пленар утырышта «Бердәм Россия» сенаторлары һәм депутатлары төркеме закон проектын өченче йомгаклау укылышында кабул итте, ул бөтен ил буенча озынайтылган көн мәктәп төркемнәренең эшен оештыруга системалы якын килүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә ТАСС.

Бүген Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында балаларны беренче сыйныфка кабул итүнең икенче этабы башланды. Ул балалары мәктәпкә беркетелмәгән территориядә яшәүчеләргә исәпләнгән. Буш урыннар булган очракта, баланы мәктәпкә алачаклар.

Дәүләт Думасы сишәмбе көнне икенче һәм өченче укылышта Россиядә дәүләт вузларында югары белем программалары буенча белем алучы чит ил кешеләре һәм гражданлыгы булмаган затлар өчен махсус хокукый режим билгеләүгә юнәлдерелгән хөкүмәт закон проектын кабул итте.

Яңа нормалар 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов Кырым Форос бистәсендә урнашкан «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгендә булдылар һәм беренче сменада катнашучылар – Татарстан һәм Кырым уку отличниклары белән аралаштылар. 

Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне пленар утырышта социаль якланмаган гражданнар категорияләре өчен колледжларга һәм техникумнарга ташламалы керү хокукы турындагы закон проектын өченче йомгаклау укылышында кабул итте, дип хәбәр итә ТАСС.

Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне пленар утырышта РФдә балалар һәм яшьләр хәрәкәте булдыру турында закон кабул итте, дип хәбәр итә РИА Новости.

23 июльдә Казанда, Алабугада, Түбән Камада, Яр Чаллыда, Нурлатта «Тере классика» дигән сәнгатьле уку көне башлана. Акциядә теләге булган һәркем катнаша, чыгыш ясый һәм үзенең яраткан шигърият яки проза өзекләрен укый ала.


6
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Казан педагогика көллиятендә узган Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм гомуми белем бирү мәктәпләре өчен педагогик кадрлар әзерләү турында сүз барды. Моннан тыш, парламентарийлар гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, кайбер федераль закон проектларын карадылар һәм 2022 елның язгы сессиясе чорында комитет эшенә йомгак ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International