Дәүләт Думасы сишәмбе көнне икенче һәм өченче укылышта Россиядә дәүләт вузларында югары белем программалары буенча белем алучы чит ил кешеләре һәм гражданлыгы булмаган затлар өчен махсус хокукый режим билгеләүгә юнәлдерелгән хөкүмәт закон проектын кабул итте.
Гамәлдәге нормалар буенча Россиягә укырга килгән чит ил гражданнары билгеләнгән квота чикләрендә вакытлыча яшәүгә рөхсәт ала. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге категория затларының белем алу максатларында вакытлыча яшәүгә рөхсәт алу мөмкинлеген билгеләргә тәкъдим ителә. Мондый рөхсәт уку срогына һәм аннан соңгы 180 көнгә, программа буенча уку йортына керү турында раслаулар булганда биреләчәк.
РФдә булу вакыты башка вузга күчергәндә дә озайтылырга мөмкин. Закон мәгариф оешмасына чит ил студенты өчен срокны озайту турында үтенеч белән, агымдагы елның срогы тәмамланганчы 20 көннән дә соңга калмыйча, эчке эшләр министрлыгының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә.
Закон яңалыкларының берсе шунда, чит ил кешеләре РВПО белән рус телен белү фактын, Россия тарихын һәм РФ законнары нигезләрен белүләрен раслау, шулай ук ел саен яшәү турында гариза бирү йөкләмәсеннән азат ителә. Моннан тыш, күрсәтелгән категория затлар уку тәмамланганнан соң өч ел дәвамында гадиләштерелгән тәртиптә яшәүгә рөхсәт алу хокукына ия булачак.