Миңнеханов һәм Аксёнов Кырымда «Сәләт»нең беренче сменасында катнашучылар белән очрашты

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов Кырым Форос бистәсендә урнашкан «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгендә булдылар һәм беренче сменада катнашучылар – Татарстан һәм Кырым уку отличниклары белән аралаштылар. 

Ике республика җитәкчеләре сменада катнашучыларны сәламләделәр һәм үзәктә үткәрелгән вакыт балалар өчен файдалы тәҗрибә булачагына ышаныч белдерделәр. Татарстан Президенты Кырым башлыгына Яшьләр үзәген төзүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Сергей Аксенов һәм Рөстәм Миңнеханов торак корпусны, ашханәне һәм медицина блогын, спорт комплексын һәм скалодромны, уку һәм иҗат лабораторияләрен һәм башка объектларны карап чыктылар.

Кичә Кырымда яңа «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгендә беренче профиль смена ачылды.

«Сәләт» нең җәйге профильле сменалары Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Алар сәләтле яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Беренче профиль смена 2022 елның 1 июленнән 18 июленә кадәр үткәрелә. Ул Татарстан районнарыннан 150 укучыны һәм Кырымның милли мәктәпләреннән 40 баланы берләштерде. «Сәләт» профильле сменасында катнашучылар – олимпиадаларда, иҗади конкурсларда, смотрларда, фестивальләрдә, фәнни конференцияләрдә һәм спорт ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International