Казанда балалар эколагереның беренче сменасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Казанда Горки-Әмәт урманында шәһәр балалар экологик лагереның беренче сменасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Анда 8 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге укучылар катнаша ала.

Смена 11-15 нче июльдә узачак, экология һәм скаут хәрәкәте темаларына багышланачак. Лагерь әйдаманнары балаларны үсемлекләр һәм кошлар дөньясы белән таныштырачаклар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр. Дәресләр көн саен 10:00 дән 13:00 гә кадәр танып-белү лекцияләре, экскурсияләр һәм мастер-класслар форматында узачак. Укучылар экологерда алган белемнәрен йомгаклау квизында тикшерә алачаклар. Лагерьда катнашучыларның барысы да Казанның парклар һәм скверлар дирекциясеннән сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр алачак. 

Катнашу өчен, сылтама буенча узып, гариза тутырып, сайлап алу узарга кирәк. Сменада катнашу – бушлай. 

Балалар экологик лагереның икенче сменасын 8-12 нче августта үткәрергә планлаштыралар, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International