ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итүнең республика үзәге лаборатория корпусында булды.

28 декабрьдә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова җитәкчелегендә беренче һәм югары квалификация категорияләрен билгеләү буенча педагог хезмәткәрләрнең аттестация эшләрен карау буенча аттестация комиссиясенең йомгаклау утырышы узды.

Чаллы шәһәренең Гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәге белгечләре «Кыш Бабайның төп сере» дигән яңа ел тамашасын оештырды. 

24-25 декабрьдә Түбән Кама районында «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының Татарстан гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында 2021/2022 еллар сезонының дивизиональ этабы узды.

Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы һәм Президент каршындагы фән һәм мәгариф советының уртак утырышында халыкара олимпиадаларда илебез данын яклаган һәм максималь санда бүләкләр яулаган укучыларга рәхмәт белдерде. 2021 елда алар халыкара ярышлардан 38 медаль алып кайттылар: 31 алтын һәм 7 көмеш.

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Мәгариф флагманнары. Мәктәп» конкурсының ярымфиналистлары билегеле булды. Татарстан Республикасы ярымфиналга чыгучылар саны буенча 20 лидер-төбәк арасына керде. Татарстаннан 32 катнашучы һәм 8 команда 15-23 декабрьдә узган дистанцион тест этабын уңышлы үттеләр. Ярымфиналчы командалар исемлеге РФ флагман мәгариф сайтында урнаштырылган. 

Идел буе спорт һәм туризм университетында ректор сайлау узды. Вазифага ике кандидат: академиянең икътисад буенча беренче проректоры Азат Шәрәпов һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының элеккеге башлыгы, ПГУФКСиТ ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов дәгъва итте. Укытучылар, профессорлар составы вәкилләре һәм студентлар катнашкан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Җиңү барлык административ процедураларны тәмамлаганнан соң якындагы биш елга ректорлык Борһанов артында калды.


28
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Узып баручы елның төп мәгариф яңалыгы: киләчәктә Бердәм дәүләт имтиханы мәктәптән соң югары уку йортларына укырга керергә теләгән егет - кызлар өчен генә дәүләт йомгаклау аттестациясе формасы булып калырга мөмкин. Әлбәттә, мондый идеяне җәмәгатьчелек һәм хөкүмәт хуплаган. Һәрхәлдә, БДИ буенча төп ведомство - Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан ризалык инде бар.

Туган тел, шул исәптән рус теле укытучылары ассоциациясе Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе Мәгарифне үстерү федераль институтының Милли мәгариф проблемалары фәнни - тикшеренү үзәге (РАНХиГС) белән берлектә Туган тел, шул исәптән рус теле укытучыларының XV Бөтенроссия мастер-классы үткәрде.

«Пушкин картасы» программасы старт алганнан бирле аның кулланучылары 1,7 млрд.сумга билетлар сатып алдылар. Проектта катнашучылар саны 1,3 млн кешегә җитте, дип сөйләде РФ Мәдәният министрлыгы коллегиясендә ведомство башлыгы урынбасары Ольга Ярилова.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International