21 апрель көнне Алабуга муниципаль районының 35 нче «Ләйсән» балалар бакчасында «Билингваль һәм полилингваль белем бирү» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
Конференциядә Казан федераль университетының Алабуга институты, Чаллы дәүләт педагогика университеты, Россиянең атказанган укытучысы, Happy English дәреслеге авторы, "Кече яшьтәге балаларны укыту һәм үстерү" ЮНЕСКОның кафедрасы хезмәткәре Галина Доля, Хант Ю.В., Бөекбритания катнашты.
Россиянең төрле регионнарыннан һәм Татарстан районнарыннан җыелган тәрбиячеләр әлеге юнәлеш буенча үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Конференция ике этапта узды: теоретик һәм практик. Белем бирү эшчәнлеген практик яктан караганда, катнашучылар полилингваль дөньяга: робототехника, менталь арифметика, аквааэробика, чүлмәк һөнәре, театральләштерелгән эшчәнлек дөньясына чумарга мөмкин булды.
Конференциядә катнашучылар мәктәпкәчә яшьтән билингваль һәм полилингваль белем бирүнең әһәмиятен һәм актуальлеген ассызыкладылар.